Киллер

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанрам триллеры, современные детективы. Оно опубликовано в 2021 году. Книге не присвоен международный стандартный книжный номер.

Аннотация

«Киллер» китабы ике әсәрне – «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьларын берләштерә. Икесендә дә яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар. Икесе дә киң катлам укучыга тәгаенләнгән, гади телдә һәркем аңларлык дәрәҗәдә язылган. Укучыны «җилтерәтеп» алып бара торган әсәрләр.

«Киллер» повестендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе – кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кеше үтерүче – киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм геройларның язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә…

Хөрмәтле мәет әфәнде» повестендә авырудан вафат булган кешене җирләү вакыйгасы сурәтләнә. Әмма ул өч көннән соң исән килеш өенә кайтып керә. Монда бернинди мистика юк. Укучыга шул серләрне чишү сорала.

«Киллер» китабы «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә нәшер ителде һәм зур уңыш казанды: 2000 данә белән чыккан тираж 3 атна эчендә сатылып бетте. Литрес укучыларына аның электрон версиясе тәкъдим ителә.

Читать онлайн Марат Кәбиров - Киллер


Дәва


1

Башта әнисенең тавышы ишетелде. Тавыш кайдандыр, караңгы билгесезлектән агып чыкты да тылсымлы бер нурга әйләнде, ул нур көчәя барып бөтен өй эчен яктыртты. Фатирлары матур да, иркен дә, җайлы да иде. Бигрәк тә, качышлы уйнау өчен. Зифа да, Нәфисә дә бу уенны бик яраталар. Кайда качуың, күпме эзләвең артык мөһим дә түгел. Эзләп тапкач, бер-береңнең күзләренә карашып рәхәтләнеп көлешү кызык. Табышу – шатлык. Иң якын кешеләрең сине эзләп тапса да, син аларны таба алсаң да олы бәхет икән. Буынсыз булып, бер-берсенә карашып көлешәләр, кайчагында кочаклашып алалар, я идәнгә тәгәрәп хихылдашалар… Качышлы уены – иң якты, иң ләззәтле уен.

– Кызлар! – дип сөрәнләде әнисе, барсы да ишетерлек итеп, – Йокларга әзерләнә башлагыз.

– Ән-ни-ии, – Нәфисәнең нәзек кенә тавыш белән шундый өздереп әйтүе Зифага кызык иде, – Бер генә тапкыр уйныйбыз да, яме…

– Бер генә тапкыр! – дип кабатлады әниләре, – Самат, табын әзер.

Әтиләре эштән кайткан гына иде әле, ул тагын кайдадыр җыена. Эше буенча шулай кирәк икән. Ашап ала да юлга кузгала. Әле аны озатканчы тагын өч тапкыр качышлы уйнарга өлгерәләр. Нәфисә ишек яңагына капланып санарга тотынды:

– Бер, ике, өч…

Зифа алан-йолан каранып алды да шкаф эченә кереп качты. Җайлап урнашкач, ачкыч тишегеннән күзәтергә тотынды. Моннан бөтен нәрсә ачык күренә: фатирга керә торган ишек тә, ишек яңагына капланган Нәфисә дә… Биш кенә яшьлек булса да, башы эшли кызның – апасының башын бутарга тырышып кычкыра:

– Апа, унга хәтле генә саныйм. Качып өлгердеңме?

"Әйе!" – дип җаваплаганны көтә. Берәр сүз әйттеңме, тавышка киләчәк. Зифа үзалдына гына елмаеп куйды. Нәфисәне ярата ул, сеңлесенең бөтен гамәле, үз-үзен тотышы кызык та, кадерле дә булып тоела. Аңа караган саен күңелне ниндидер наз, ягымлылык биләп ала. Рәхәт була.

Унга кадәр санап бетерде дә, бик эшлекле кыяфәт белән:

– Алдап булмады моны, – дип куйды. – Ярый… Эзли башлыйм!

Алан-йолан каранып алды да Нәфисә кухняга кереп китте. Апасының анда түгеллеген белә инде ул, тик әти-әнисе яныннан урап чыгу, аларның игътибарын татып калуны кызык күрә бугай, эзләүне ул гел шулар яныннан башлый. Зифа сеңлесенең кухняда нәрсә эшләгәнен дә күз алдына китерә ала хәтта. Башта әтисе тирәли әйләнеп чыга:

– Синең артыңа яшеренгәндер әле ул, – дип мут елмайган була, әтисен кочаклап ала, әтисе аны күтәреп иркәли дә идәнгә куя, аннан соң Нәфисә әнисе янына китә… Шулай кухняны урап чыккач, үзләренең йокы бүлмәсенә кереп шкафларны актара, диван артларын карый… Кайчагында авыз эченнән генә ниндидер көй көйли-көйли, ашыкмыйча, хәтта вакытны юри сузып эзли. Жайсызрак урынга качсаң, аякларың оеп бетә. Ә ул суза, апасының түзәлмичә үзе килеп чыкканын көтә… Тик бу юлы Зифаның урыны уңайлы иде, өстәвенә сеңлесен күзәтеп тору мөмкинлеге дә бар.


Рекомендации для вас