Мәхәббәт яңгыры

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанрам современные любовные романы, короткие любовные романы. Оно опубликовано в 2019 году. Книге не присвоен международный стандартный книжный номер.

Аннотация

"Менә тагын урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда – сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббәтле синең тамчылардан рухыма көч, яшәүгә дәрт алдым. Рәхмәт сиңа! Яңгыркаем минем… "

Читать онлайн Марат Кәбиров - Мәхәббәт яңгыры


1

Бүлмәдәге хатын–кызлар кайсы язып, кайсы кулъязма укып өстәлгә капланып утыралар иде. Таңчулпан гына бер эшкә дә тотына алмады, тып-тып итеп тәрәзәгә сибәләгән яңгыр тамчылары астында, бүген күргән төше хәтеренә килде дә шуны уйлап эт булды. Төш күрдем дип артык исе китә торган кеше дә түгел иде инде югыйсә. Әмма, әллә шул яңгыр тәэсирендә, бүгенге төше тынгы бирмәде. Бер карасаң, күргән төшенең һуш китәрлек нәрсәсе дә юк: аяз көнне яңгыр койды да койды гына, ә ул тукталгач, Таңчулпан белән ниндидер егеттән башка һичберкем дә чыланмаган булып чыкты. Ә бит урам тулы халык иде. Ник берәү дә чыланмады икән?! Аннан соң, боларның барсы да төштә булса да, Таңчулпан ул яңгырны өнендә күргәндәй тоела, хәтта киемнәренең җебенә кадәр су үтеп, ни дәрәҗәдә күшегүен дә хәтерли, юк хәтерли генә түгел, ул аны әле дә үз җанында, үз тәнендә тоя кебек иде… Кулына эш бармаса да ул, тырышып-тырмашып нидер кыйраткан каләмдәшләре алдында тик утырудан кыенсынып, алдындагы кулъязмага текәлгән, янәсе бик бирелеп укый инде.

Көтмәгәндә яңгыраган тавыш барсының да башын күтәрде:

– Сәлам, кызлар! Туган илгә хезмәт итәбезме?

Башны күтәрүгә иң тәүдә керүченең бөтен йөзен балкыткан елмаюы күзгә ташланды, бераздан күдрәрәк булып торган коңгырт чәчләре, зифа буй—сыны шәйләнде. Барсы берьюлы күтәрелеп караудан егет үзе дә уңайсызланыбрак калды, ахрысы, ишек янында гына утырган Таңчулпаннан күзләрен тиз генә аерды да, карашын бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә йөгертте һәм, ниһаять, үзенең ник кергәнен исенә төшергәндәй, урта яшьләрдәге хатынга төбәлде:

– Фәндидә апа, сине сагынып кердем бит мин.

Фәндидәнең күзләрендә мутлык чаткылары күренде:

– Сизеп торам, Искәндәр,– дип елмайды ул,– Мине сагынмый менә бу гүзәлләрне сагынмассың бит инде.

Егет тагы бүлмәдәгеләргә күз йөгертеп чыкты. Кызлар чынлап та гүзәл иде. Әле яңарак кына беренче баласын табып декреттан килгән Алсу да, яшь кенәдән баш-аягы белән дингә чумган Хәдичә дә – һәрберсе үзенчә матур, үзенчә соклангыч иде. Шулай да Искәндәр карашларын Таңчулпанда озаграк тотты. Ә үзе шул халәтеннән уңайсызлангандай Фәндидәнең каршысына ук килеп басты.

– Безнең вечный любовь бит, әйме, Фәндидә апа! – Карашлары янә Таңчулпан ягына омтылды, әмма егет вакытында тыелып өлгерде,– Фәндидә апа, мин бит синең ярдәмеңә мохтаҗмын. Биреп тор әле шул Сак-Сок китабын.


Рекомендации для вас