Китап (роман)

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанрам социальная фантастика, ужасы, городское фэнтези. Оно опубликовано в 2019 году. Книге не присвоен международный стандартный книжный номер.

Аннотация

Китап сөючеләр өчен кызыклы бүләк – «Китап» романы. Антиутопия жанрына караган бу әсәрдә автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыкканнан соңгы тормышны күзаллый. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек, әлбәттә, коточкыч сынауларга дучар була. Роман көтелмәгән маҗаралар белән мавыктырып кына калмас, бүгенге вакыйгаларга башкачарак карарга мәҗбүр итәр.

Читать онлайн Марат Кәбиров - Китап (роман)


Пролог

Син бу китапны әле укымассың. Син бит эш кешесе. Анда чабасың, монда чабасың… Көне буе шулай пыр тузып йөрисең дә арып кайтып егыласың. Китап укырга синең вакытың юк.

Син бу китапны олыгайгачрак, бераз акыл кереп, минем шикелле күзлек киеп йөри башлагач, кулыңа алырсың… Өйдәге иске‑москыларны чыгарып түгәргә дип чүп капчыгына тутырганда, тузанланып беткән шушы китап кулыңа эләгер дә, син аны капчыктан кире алып актарып карарсың. Юк, укырга теләп түгел. Озак еллар буена шүрлегеңдә тузан җыеп яткан шушы нәрсәне элегрәк чыгарып атмавыңа гаҗәпләнеп, аның чынлап та сукыр бер тиенгә тормавына тагы бер кат ышанырга теләп актарып карарсың да бер‑ике җөмләсен укып өлгерерсең…

Һәм…

…әле генә нинди эш белән маташуыңны тәмам онытып, бирелеп укырга керешерсең.

…соңгы битенә кадәр укып бетермичә туктала алмассың.

…бөтенләй башка дөньяда, бөтенләй бүтән кеше булып уянып китәрсең.

Һәм үзеңнең бу китапны ник элегрәк, яшьрәк чагыңда укымавың өчен үкенерсең. Әлеге хис синең бөтен булмышыңны биләп алыр. Тормышыңның иң кадерле бер өлешен, мәңгегә дә кире кайтарып булмый торган мөһим бер нәрсәсен югалткандай булып, озак йөрерсең. «Эх, нигә элегрәк укымадым икән бу китапны?.. Элегрәк укысам, барысы да башкача була алыр иде бит…» – дип әрнерсең. Ләкин бернәрсә дә үзгәртә алмассың. Һәм үкенечең җаныңда тырмашып яшәр.

Юк…

Син бу китапны әле укымассың…

Синең аңа әле вакытың юк…

Синең эшләрең күп…

Шундый хәлләр.

1. Куркыныч кеше

Знаете ли вы, почему так важны такие книги, как эта? Потому что они обладают качеством. У этой книги есть поры, она дышит. У нее есть лицо. Ее можно изучать под микроскопом. И вы найдёте в ней жизнь, живую жизнь, протекающую перед вами в неисчерпаемом своём разнообразии.

Хорошие писатели тесно соприкасаются с жизнью.

Рей Брэдбери

1

– Юк! Юк… – Ирнең ишек артыннан ишетелгән тавышы тынлыкта иркәләнеп утырган өйне селкетеп куйгандай тоелды. – Юк, моның булуы мөмкин түгел…

Хатын үз бүлмәсеннән башын тыгып бераз карап торды да ишек янына атлады. Сары чәчләрен арттан кысып куйган, ялтырабрак торган алсу төстәге кыска халат кигән зифа гәүдәле бу ханым утыз биш яшьләр тирәсендә иде. Ул гәүдәсен туры тотып атлый, шунлыктанмы тулы тыгыз түшләре, адым саен ымсындыргыч бер көч белән уйнап алган очалары тагы да матуррак, назлырак булып тоела.


Рекомендации для вас