Өрәк җаны

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанрам книги о приключениях, юмористическая проза. Оно опубликовано в 2019 году. Книге не присвоен международный стандартный книжный номер.

Аннотация

Ул моргта уянып китә һәм җай табып өенә кайта. Ләкин беркем дә колач җәеп каршыламый. Чөнки аны өч көн элек җирләгәннәр. Һәм ул үзенең тере кеше икәнен яңадан исбатларга мәҗбүр. Ә үзеңнән котылырга теләүчеләр арасында бу җиңел түгел. Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында – фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, һ.б. жанрларда эшли. Популярлыгы нигезендә прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы ята дип билгелиләр.

Читать онлайн Марат Кәбиров - Өрәк җаны


* * *

Дөп-дөп-дөп… Дөп-дөп-дөп…

Юк, бу аяк тавышы түгел, куа килүченең аяк тавышы ишетелми иде.

Дөп-дөп-дөп…

Бу үзенең дә аяк тавышы түгел…

Бу Гүзәлнең йөрәге шулай типте.

Ул ялт кына артына борылып карады. Кәфендәй ап-ак бөркәнчек ябынган нәрсә артыннан һаман куа иде. Өрәк! Аның сулышы хатынның колак төбендә генә ишетелгәндәй булды. Арка үзәге буйлап кабер салкыны йөгерде, бала йоннары кабарды. Ул кычкырырга итте, тик тавышы чыкмады.

Өрәк инде якынлашып килә иде.

«Нигә биек үкчәле туфли кидем икән?!» – дип уйлады хатын, сулышы кабып. Әйе, гадирәк аяк киеме белән йөгерү җиңелрәк булыр иде. Ә болай… Эх, ичмасам, кеше-фәлән дә очрамый бит урам буенда.

Өрәк ни өчендер туктап калды.

Гүзәлгә ул нидер кычкырды бугай. «Кәшилүк»—дигәне ишетелде. Кәшилүген сорый микәнни?! Бүген генә хезмәт хакы алган иде. Аннан да колак каксаң, ай буена суган суы суырырга туры киләчәк. Ярый, ансына да түзәр идең әле. Ә үтерсә? Көчләп мыскыллап ташласа? Боларны уйлаган саен йөрәге «жу» итеп куйды.

Аякны салырга кирәк. Йөгерергә җиңелрәк булыр. Хатын артына борылып карады да тиз генә туктап җиргә чүгәләде. Калтыранган куллары тыңлашмады, аяк киемен тиз генә сала алмады. Өрәк инде якынлашып килә иде. Хатын бер туфлиен кулына тотып, берсен аягына кигән хәлдә тагы йөгерергә тотынды. Хәзер ул титаклый, хәзер биек үкчә белән йөгерүгә караганда да кыенрак иде.

Өрәкнең сулышы җилкәсенә бәрелде.

– Тукта! – дип боерды Өрәк,– Кая качасың?! Тукта…

Гүзәлнең җаны алкымына килде. Курку хисе һәрбер күзәнәгенә таралып, хәрәкәтләрен хәлсезләндерде, буыннарын йомшартты. Ул йөгереп барган җирдән салкын асфальткә барып төште. Кулындагы туфлие каядыр очты.

«Беттем!..» – дип уйлады ул, янына ак бөркәнчекнең килеп басканын күреп. Караңгыда өрәкнең йөзе күренми иде.

– Ха-ха-ха-ха…

Бөркәнчек эченнән аның көлүе ишетелде. Бу тавыш Гүзәлнең бөтен җанын-тәнен айкады, бар тирә-як караңгылыкка түгел, ә шушы шомлы елмаюга һәм чиксез курку хисенә төренгән сыман иде.

Гүзәл иреннәрен ялап алды. Күңелендә ниндидер өмет ялтлап китте. Үлем алдыннан кеше әҗәлнең котылгысызлыгына ышанып җитми, могҗизага өмет баглый, диләр. Гүзәл дә шундый халәттә иде.

– А-а-а… —дип ыңгырашты ул, калтыранган тавыш белән, – Зинһар өчен тимәгез миңа!… Үтермәгез, зинһар…

Кинәт ул каудырланып сумкасын актарырга кереште.


Рекомендации для вас