Сагындым. Кайт инде

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанрам научная фантастика, социальная фантастика. Оно опубликовано в 2019 году. Книге не присвоен международный стандартный книжный номер.

Аннотация

Гадәти генә яшәп яткан җирдән вакыт кинәт сикереш ясый, кешелек сәер һәм коточкыч чорга аяк баса. Бөтен җәмгыять берничә йөз кешедән генә торган элитаны хезмәтләндерү өчен асрала. Һәр адымда хыянәт каршы ала, һәр почмакта мәкер сагалый. Адәм баласының котылыр юлы юк, ул һәлакәткә дучар. Ләкин…Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә эшли. Күпсанлы китаплар авторы.

Читать онлайн Марат Кәбиров - Сагындым. Кайт инде


1 бүлек

* * *

Ул язды да язды.

«Ачтан үләсең бит инде, җаным…»

«Азрак булса да йоклап алыр идең…»

«Үзеңне бетерәсең ич…»

Хатынының шундый борчылуларын ул әллә ишетте, әллә юк. Авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырдап җавап бирде дә, үз эшенә кабат чумды. Аның өчен көн белән төн, төш белән өн, чынбарлык белән хыял бергә буталды, ул үз бүлмәсеннән тәмәке тартырга да чыкмады бугай, (әллә чыктымы?) – хәтерләми инде. Хәер, моның бер нинди әһәмияте дә юк иде аның өчен. Эшләгәндә ул фәкать эш белән генә мәшгуль була, фани дөнья мәшәкатьләрен бөтенләй диярлек оныта иде. Хатыны аяк очларына басып кына кофе китереп тора, малайлары аның бүлмәсеннән ераграк булырга, мәктәптә дә, өйдә дә үз кыланышлары белән аны борчымаска тырыша кебек. Аңлыйлардыр.

Ул язды да язды.

Үзе турында каләмдәшләре арасында «тиз яза» дигән сүзләр йөргәнен ул яхшы белә, моның белән аз гына горурлана, дөресрәге, үзенең тоташ айлар буена йокысыз-нисез эшли алуына һәм шундый мөмкинлек биргән гаиләсе булуына сөенә иде. Илдә бөтен кеше дә үз өлкәсендә шулай хезмәт итсә, дөньяның бер мәшәкате дә калмас сыман тоела иде кайчагында.

Элек шулай иде. Ә хәзер…

Язган әсәре ахрына җитеп килә иде инде.

Кинәт ул туктап калды.

Компьютерын сүндерде.

Тәмәке тартырга чыкты.

Керешләй суыткычка кагылып бер банка сыра эләктерде.

Һәм бүлмәсенә узып, компьютерның сүнгәнлеген күргәч, гаҗәпкә калды. Хатынына эндәшмәкче иде, аны үзе сүндергәнен хәтерләде дә гаҗәпләнүе тагы да арта төште. Аннан соң өстәлдәге сыра банкасына карады…

Кыз-зы-ык…

Ул эшләгәндә дөньяда хәмер барлыгын исенә дә төшерми, бары тик әсәренең соңгы ноктасын куйгач кына, суыткычта үзен көтеп зарыга башлаган сырага игътибар итә иде. Элек шулай иде. Ә бүген…

Сырага үрелер өчен хәтсез генә эшлисе бар иде әле…

Ул банканы идәнгә, аяк астына алып куйды да компьютерын кабызды. Нәрсәләр язарга кирәген белә иде. Тиз генә эшкә тотынмакчы булды. Әмма, ни гаҗәп, кулына эш бармады. Бер җөмлә язды да, аны җуеп ташлады, тагын язды, тагы җуйды. Шул рәвешле озак утырды. Кирәкле сүзне кирәкле тәртипкә куя алмады. Фикерләр буталды. Светофорның кызыл утын санламаган әрсез шоферлар сыман, әллә нинди уйлар башка керде. Аптырагач, ул идәндәге сыра банкасына карады.

Эшләгәндә көнне-төнне белмәгән кебек, ул эчсә исереп егылганчы эчәргә ярата иде. Һәм, гадәттә, ниндидер әсәрен тәмамлагач кына эчә, моны үзенчә малай тәпие юу сыманрак бер йола итеп күрә, аны вакытыннан алда башлап та, эчүен бөтенләй ташлап та бозарга теләми иде. Шуңа күрә, карашларын сырадан кубарып алды да ашыгып киенә башлады…


Рекомендации для вас