Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанру стихи и поэзия. Год его публикации неизвестен. Международный стандартный книжный номер: 9785005909268.

Аннотация

Киңәш бирде берәү чын күңелдән:«Әзмәвердәй, тимер өзәрлекКөчең булса гына шигырь яз, – дип,– Хәлең бармы шуңа түзәрлек?«Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик битКөч беләктә түгел – йөрәктә.Сыный-сыный яшим үз көчемне,Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!…Лена ШАГЫЙРЬҖАН

Читать онлайн Рузил Фазлыев - Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи


© Рузил Фазлыев, 2022


ISBN 978-5-0059-0926-8 (т. 5)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Хатлар язам

Хатлар язам хәзер киләчәккә,
Үткәннәрдән hәмдә бүгеннән.
Теләнмәгән бәлки теләкләрне,
Табып алып күңел түреннән.
Күпме сүзләр инде онытылган,
Күпме хисләр инде сүнгәннәр.
Булганнары озын гомер буе,
Гел озатып безне килгәннәр…
Күпме калганнары әйтә алмыйча,
Ни сәбәптән калып тыелып…
Онытмаслык була алганнары,
Күңелләрдә кала уелып…
Күпме сүзләр кала әйтелмәгән,
Ихласлары бәлки ялганы…
Беленмичә, уйда хыялларда,
Серләр генә булып калганы.
Хатлар язам хәтер төпләреннән,
Сайлап алып җылы булганын..
Хатлар укыганда, уйланганда,
Күңелләрнең тула торганын.
Булсын әле, саклансыннар алар,
Кабат кабат, укый алырлык…
Якыннарың булсын бу тормышта,
Сагынырлык… хатлар язырлык.

Фикер

Уйланмыйча яшәп булмый инде,
Фикерләгез, диеп язылган.
Акыл белән яши алган чакта,
Дөрес юллар hәрчак табылган…
Тормыш юлын hәркем үтә үзенчә,
Аңлаганча, үзе белгәнчә…
Җитәкләшеп хыяллары белән,
Юлларыннан язмыш биргәнчә…
Аңлар өчен бөтен гомерләр аз,
Яшәр өчен барын фикерләп…
Язмышныңда кысалары булла,
Ялгыш була йөрү «иркенләп».
Тәңгәл килми уйлар hәм хыяллар…
Чынбарлыкның кырыс кануны.
«Яшәп калыйк» – әле дигән булып,
Җилбәзәклек белән баруны.
Үткәннәрне кайчак уйлау кирәк,
Калган булса кайбер бурычлар…
Ак караны бутап яшәгәндә,
Язмыш юлы әле «борычлар»…

Туган авыл

Туып үсеп киткән җирем,
Авылым булган минем.
Тормыш юллары башында,
Чәчкән hәм сөргән җирем.
Хәтирәләр хәзер инде…
Шушында аның башлары.
Тимер мичтә, чүлмәгендә,
Пешкән тәмле ашлары.
Барысыда истә кебек…
Авылның hәр кешесе…
Инде бездән киткәннәре…
Өлкәннәре… кечесе.
Һәр вакыйга – үзе тарих,
Тотып китап язырлык…
Ә кылынган ялгышлардан,
Мәңге сабак алырлык…
Кемнәр белән очрашылган,
Сөйләшенгән, күренгән…
Кемнәрнедер табып була,
Һәрчак күңел түреннән…
Һәркемнең дә үз уйлары,
Һәркем саклый серләрен…
Нигә барысын яшерергә,
Яздым әле түзмәдем…

Балачак бураны

Балачакның кышкы бураны,
Көрткә күмгән авыл урамын…
Дөньяларны онытып аунаганда,
Таулар шома, ул чак булганын.
Ул бураннар безне, ул вакытта,
Урамнарга әллә чакырган…
Чана тартып тауга барган чакта,
Юллар салып, урам чатыннан.
Шуңа алар истә сакланганда,
Бураннарда, булгач урамда…
Ул вакытлар шуна искә төшә,
Буран белән, бергә булганга.
Ул вакытның бураннарыда бит,
Шул ук җиле, шул ук карлары…

Рекомендации для вас