Иман юлы. Шигырь

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанру стихи и поэзия. Год его публикации неизвестен. Международный стандартный книжный номер: 9785005691798.

Аннотация

Аллаһны зикер итүнең бихисап фазыйләтләре бар. Шуларның берсен карап үтик.…Аллаһны зикер итеп йөргән кеше бу дөньяда да, Ахирәттә дә олы әҗер-савапларга ирешәчәк.Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам:«Һәр намаздан соң 33 тапкыр „Сүбеханәллаһ“, 33 тапкыр „Әлхәмдүлилләһ“, 33 тапкыр „Аллаһу әкбәр“ дип, 100нче тапкырында „Ләә иләәһә илләллаһ, вәхдәһу ләә шәрикәләһ, ләһүл-мүлкү, вә ләһүл хәмдү, вә һүә галәә күлли шәй иң кадир“ дип әйткән кешенең гөнаһлары диңгез күбеге кадәр булса да ярлыканыр».

Читать онлайн Рузил Фазлыев - Иман юлы. Шигырь


© Рузил Фазлыев, 2022


ISBN 978-5-0056-9179-8

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero


Безнең дин

Ниләр бирә ислам дине,
Дин тотудан кемгә файда?
Иманлы булып яшәүнең,
Асыллары нинди, кайда?
Ислам сүзе – буйсынучы…
Бер генә зат – Аллаhыга.
Ихлас булып ышануың…
Ярдәменнән калмасыңа.
Камиллекнең чиге кебек,
Нигезләре – биш багана…
Иман өчен юллар ачык,
Теләгәннәр бара ала..
Намаз уку, ышануга…
Гыйбәдәттә була белү.
Зәкәт биреп, ураза тотып,
Изге җирне барып күрү…
Тәртипләрен аның белү
Хәләл, харам сүзен аңлау.
Әдәп асылын үзләштереп,
Кыек юлдан hичтә бармау.
Бары кирәк ике әйбер :
Бәлигъ яшьтә… акыл булу.
Ихлас булу, үз динеңдә,
Ул – Аллаhка якын булу!

Кайчагында

Кайчагында без бик динле кебек,
Күп вакытлар динсез шикелле…
Кем булабыз шулай яшәгәндә?
Дөрес әйтсәк- юньсез бит инде.
Ак булалмый, әгәр кара керсә,
Пакъ булалмый кара күңелләр.
Шуңадыр да бәлки сәерлектә,
Үтә безнең бүген гомерләр.
Әфәт килә кинәт көтмәгәндә,
Дәүләт дигән әйбер файдасыз.
Кая юллар безне алып бара,
Соңгы тукталышлар кайда соң?
Наданлыкмы, әллә битарафлык
Кешеләрне шулай битәрли?
Ашыгулар юлы -билгесезлек…
Бер адымда алга китәлми…
Бер урында йөгергәндәй генә,
Бәрәкәтсез тормыш корулар.
Зыян гына була түгелме соң,
Кеше булып җирдә булудан?
Бөтен гомер үтә шулай итеп,
Югалганнар кире табылмый.
Эх! -диярсең, ләкин соңарырсың,
Калалмассың барыбер сагынмый.

Тәкъдир

Язмыш дибез, аны гади телдә.
Тәкъдир итеп, язып куелган.
Үтәр өчен, аның кадерен белеп,
Кеше гомерләре буеннан…
Ике юлы- hәрчак сайлар өчен,
Кайсы юлдан, ничек барырга.
Юллар алыштырып яшәмичә,
Кушканында кирәк калырга.
Гәмәлләрдә язмыш матурлыгы,
Болар барсы кеше ирегендә…
Сайлый белү, кеше акылында,
Күңелендә аның – җилегендә.
Язылгандыр гомер озынлыгы,
Ләкин алар безгә билгесез…
Тыелырга кирәк, үтәү кирәк,
Дөрес яшәүләрнең билгесен.
Бөтен ризык Раббың тарафыннан,
Булган малың- сынау нигъмәте.
Билгеле бит, кеше җир йөзенә,
Үз теләге белән килмәсе…
Тәкъдир бит ул гади генә түгел,
Ул бит- сиңа диеп язылган…
Тәкъдиреңә тугры булу кирәк,
Гомер буе… аның языннан…
Безнең өчен ул бит язылган!

Кыямәт көне

Ахырзаман сүзе иманлы өчен,

Ышануның ул бер кисәге.

Кыямәт көне алда көткәнлеге,

Гамәлләрең өчен кичәге…

Җавапларга карап, Сират үтү,
Ул күпердә соңгы сынаулар…
Ничек үтеп булсын Сират күперен,
Гел җавапсыз калса сораулар.

Динең, Пәйгәмбәрең hәм өммәтең,

Искә төшәр микән милләтең?


Рекомендации для вас