Үзеңнең җитешсезлегеңне читләр җилкәсенә
аударма, бигрәк тә Аллаһ Тагаләнең.
( И.И.Белозерская).
Синең сәламәтлегең үзеңнән башка беркемгә дә
кирәкми…
Бу дөньяга үзегезнең җаныгыз теләге белән
килдегез,
үзегез яшисез, үзегез үк икенче дөньяга күчәчәксез.
Беренче сынау
– Раил, беренче сентябрь көнне мәктәпкә барырга онытмадыңмы?
Беренче укытучым Мөгаллимә апаның, булачак укучыларын барлап йөргәндә, әйткән сүзләре бүгенгә кадәр хәтердә саклана.
Тик беренче сентябрь көнне беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга бара алмадым.
Мин бер бүлмәдә ятакта ятам. Кырыйда әни дә, туганнар да юк. Йоклыйм да йоклыйм. Башымы да күтәрергә хәлем юк. Ак халат кигән апалар, бер куллары белән башны мендәрдән күтәреп, икенче куллары белән авызга аш салалар… аркаларына атландырып бәдрәфкә алып чыгалар.
Берничә атнадан соң, үзем торып, башка балалар янына коридорга чыгып, кечкенә өстәл артына утырып үзем ашый башладым. Ишек төбенә дә чыккалыйм. Тышта матур көз, чаган агачларыннан торган бакча. Азнакай икенче мәктәбе каршындагы баракка урнашкан балалар шифаханәсендә булуымны үсә төшкәч кенә аңладым.
35 көн ятканмын шифаханәдә. Шуннан башланды инде минем “бәхетле” балачак.
Мин мәктәпкә укырга килгәндә, башка балалар укуда шактый гына алга киткәннәр. Укытучым минем белән аерым шөгелләнде. Яңа елдан соң, башка балалар “Әлифба” китабын тәмамлап, “Туган тел”не укуга күчтеләр, ә мин март аенда гына.
Елга ике тапкыр әни белән Азнакайга барып, поликлиникада төрле анализлар тапшыру, табипларга керү өчен озаклап коридорда чират көтү, бер кочак дарулар, уколлар алып кайту, медпунктка укол кадатырга йөрүләр минем өчен гадәти хәлгә әйләнделәр. Тик минем иң нык җанга тигәне малайларның арттан:
–Раил күтенә укол кадатырга китте,-диеп көлүләре иде.
Минем өчен төрле чикләүләр булу да күңелле хәл түгел: физкультурага керергә ярамый, йөгереп уйнарга ярамый, эш эшләргә ярамый.
Чиремнең исеме- йөрәктә ревматизм булган.
Даими табип күзәтүе, укол, дарулар куллану сигезенче сыйныфны бетергәнче дәвам итте.
Тик бу халәтем белән килештемме соң?
Юк, әлбәттә.
Өченче сыйныфта укыганда, балалар өчен чыгарылучы “Ялкын” журналындагы кечкенә генә язмада: “йөгерү йөрәкне яхшырта”,– дигәнне уку, минем тормышымда үзгәреш башлануга зур этәргеч булды.
Бу юлларны язганда, мин 67 яшемне тутырып узган идем.