Еллар авазы. Стихи. 14 том. Шигырьләр

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанру стихи и поэзия. Год его публикации неизвестен. Международный стандартный книжный номер: 9785006589469.

Аннотация

Бу китапта 2022 -2023 нче елларда язылан шигырьләр тупланган, язылу тәртибе буенча, шул елларда булган уйлар, туган фикерләр чагылышы.

Читать онлайн Рузил Фазлыев - Еллар авазы. Стихи. 14 том. Шигырьләр


© Рузил Фазлыев, 2025


ISBN 978-5-0065-8946-9

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Яңа тәртип

Яңа тәртип урнаштырмак булу,
Сугышларга этә илләрне.
Атышырга түгел, яшәр өчен,
Оныттырып җиргә килгәнне.
Үз илеңне үз җиреңне саклау,
Каһарманлык кылу урыны.
Эзләү дошман бөтен тирә яктан
Тынычлыкны саклау юлымы.
О-сабыйлар булып кимсенүне,
Җиңә алу кирәк үзеңдә.
Ура кычкырулар файдалымы,
Курыкулар булса күзеңдә.
Төтен исе айныта алмый кебек,
Озак сулаулардан исереп.
Кеше җанын санга сукмаганны,
Була аламы соң, кичереп.
Тимер өемнәре яу кырында,
Калай табутлары тезелә.
Туктагыз дип әйтүчеләр кая,
Ә гомерләр, күпме өзелә.

Ямаулык

Юклык вакыт өйрәткәндер,
Ямаулыклар – коткарган.
Җитмәгәндә, булмаганда,
Тишек пошык капланган.
Тансык микән, ямаулыктай,
Җырлаганда биюләр.
Яңа килеш ертып – кисеп,
Тишек чалбар киюләр.
Чаналарда, асфальт юлда,
Кыш бабайлар бер көтү.
Мисс тройка ярышлары,
Парадлар ясап үтү.
Сабантуй атлары әллә,
Әллә җиңү бәйрәме.
Тамашачы берән – сәрән,
Артистларга хәйләме.
Әллә озату кичәсе,
Әллә сугыш туктаган.
Уянганмы, саташудан,
Ике, өч көн йоклаган.
Туган көнме, яңа ел мы,
Анысын, берәү белми.
Ике атнадан, искечәсе,
Кызыктан беркем көлми.
Яшәүнең конфеты – бәйрәм,
Суырырлык, яларлык.
Ямь тапмаганга тормышта,
Бәйрәм әллә, ямаулык.

Якында

Тукталдыкта алга барулардан,
Торабыз без юллар чатында.
Язмыш юлы кайсы якка китәр,
Күренми дә, ләкин якын да.
Ялгышырмы кәвем хәкимнәре,
«Сусаниннар» кебек юл ярып.
Адаштырып, ышануны таптап,
Күңелләргә мәңге моң салып.
Җир канунын бозып яшәгәндә,
Табу кыен, дөрес юлларны.
Хаклык белән сатлык янәшәдә,
Аңлау кыен, өстен булганны.
Сүзләр белән гамәл тәңгәл түгел,
Алдый алу – акыл шикелле.
Шуңа ахыры шәрәб сала – сала,
Бәхет кәсәләре кителде.
Байлык сүзе асыл югалтамы,
Күрмәгәннең килә күрәсе.
Булганнарын таулар итеп өйсә,
Күккә тияр кебек түбәсе.
Акылсызга нигә кирәк байлык,
Нигә икәнлеген белмәсә.
Гомер булып, кабатлана торган,
Икенче кат җиргә килмәсә.
Аптырашып басып торабыз без,
Җыелышып юллар чатында.
Ахырымы, әллә башы гына,
Көтә кебек безне, якын да.

Язмыш сукмакмы

Олы юлның башы гынамы ул,
Дәвамы ул барган юлларның.
Сукмаклар ул юллар бизәгеме,
Язмышларга язган булганның.
Сукмаклар ул тукталышлар кебек
Тирә якны күреп калырга.
Ихтибарлы булып гомерләрдә,
Сиңа язылганны табырга.
Күрү өчен сиңа язганнарны,
Аңлау кирәк кая барганны.
Истә тотып үткән буыннарны,

Рекомендации для вас