Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанру стихи и поэзия. Год его публикации неизвестен. Международный стандартный книжный номер: 9785005900067.

Аннотация

Бу китап алдагы ике китапның дәвамы. Егерменче елда язылган шигырләр тупланган. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Бизәү, матурлау кулланылмаган, иң гади форматта эшләнгән. Бу электрон китапны үзләштерүгә ясалган беренче адымнар. Иң беренче максат, булган бар шигырләрне барлап, саклап калу максатында ясарга тырышу булып кала. Караучылар, укучылар фикерен ишетүгә бик шат булыр идем.

Читать онлайн Рузил Фазлыев - Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи


© Рузил Фазлыев, 2022


ISBN 978-5-0059-0006-7 (т. 3)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero


Ялгыз җыр

Сәхнә уртасында ялгыз җырчы,
Матур итеп җырлар җырлады.
Тын алырга куркып тыңлаучысы,
Тыңлады да, аны тыңлады…
Җыры саен моңы арта кебек,
Күңеленнән чыккан җылы бу.
Хәтирәләр ташкыннары кебек,
Сагыш дигән язмыш җыры бу.
Башланада чишмә агышыдай
Ул әйләнә көчле агымга.
Халык күңеле саегалмас әле,
Шундый җырчылары барынды.
Җырчы җыры, олы кораб кебек,
Ерак диңгезләрдә йөзгәндәй.
Аның белән күңел җырлагандай,
Аның сагышларын сизгәндәй.
Җырчы шулай җырын бүләк итә,
Яшәү өчен биреп өметләр…
Күбрәк булсын иде әле җирдә,
Шушы ялгыз җырчы кебекләр.

Соңгы бүләгем

Сагынулар, түгел офтанулар,
Хәтерләрдә кайту үткәнгә.
Үткән юллар барсы үземнеке,
Ул юлларны хөрмәт иткәнгә.
Әйтәм икән булган фикерләрне,
Кысмасыннар алар йөрәкне.
Булганыңны кеше белән бүлеш,
Ул кемгәдер булыр кирәкле.
Хыял сызмыйм, нидер төзү өчен,
Андый куәттә юк беләктә.
Әйтеп калам әле онытканчы,
Саклап калганнарны йөрәктә.
Җирдә яшәү үзе олы бәхет,
Шуны аңлап яшәү кирәген.
Туймас кебек яшәп китәбездә,
Аңламыйча Аллah биргәнен.
Күңелдәне әйтеп бара алсам,
Тынычлана алыр йөрәгем.
Шөкерләрем, бөтен рәхмәтләрем,
Шигырь булып, соңгы бүләгем.

Килә язмыштан

Кеше язмышы ул кешенеке,

Кирәк түгел аңа көнләшү.

Мөмкин мени, кеше көче белән,

Язмыш белән язмыш берләшү.

Кабатланмый язмыш сукмаклары,
Янәшә hәм бергә узсада.
Бер мизгельдә төгәл кабатланмый,
Бер карашка охшаш булсада.
Кабатланмас яшерелгән серләр,
Башка беркем белә алмаслык.
Кай вакытта авыртулы була,
Башка кеше түзә алмаслык…

Кыйммәтедә җирдә кешеләрнең,

Бердәм булып бергә булуда.

Вакланмыйча, кирәк булмаганга,

Дөрес итеп тормыш коруда.


Кеше булып кала белә алу,

Җирдә яшәүләрнең бүләге.

Хөрмәт белән карау язмышларга,

Яшәү өчен иң-иң кирәге…

Фикер килә

Кирәкмидер үпкә саклап яшәү,

Аңламый дип сине кешеләр.

Үз үзеңне кайчак аңлап булмый,

Көтмик шуңа башка кешедән.


Син күргәнне, башка яратмаса,

Кеше уе сиңа охшамас…

Булган шикләреңнән арынмасаң,

Күңелләрең hичтә бушамас.


Кеше күңеле аерым дөнья кебек,

Кануннары була төрлечә.

Кеше күңелләре күренми шул,

Бәя биреп булмый күрмичә.

Уйланасың, шикләнәсең кайчак,
Ышанулар җиңә күберәк.
Ялгышулар юлдаш була икән,
Авыр чагы, шунда бигерәк.

Дөрес фикер килә еллар үткәч,

Кирәк кебек бәлки булмаста…

Ничек дөрес, ничек булган диеп,


Рекомендации для вас