Аңлау гына гомер кыскалыгын,
Бераз гына безне айныта.
Нык җигелеп тормыш арбасына,
Тугарылып булмый аерыпта…
Сынау диеп дөнья куа, куа,
Билгесез юл – кая барганда…
Адашулар бары аңлашыла,
Юллар бетеп туктап калганда…
Әрәм үтә күпме гомер юлы,
Авыр була, кайчак аңларга…
Язылганны шулай боза, боза,
Үз үзеңне нигә алдарга…
Нигә кирәк, соңнан акланулар,
Узган эшкә инде салават…
Тиешләрен эшлидә алмагач,
Нигә кирәк диван-корават…
Тырышулар тыелганны эшләп,
Көтүләрдән файда саваплар.
Сәләменә карап сәләм булыр,
Көтү дөрес шундый җаваплар…
Белгәннәрне эшли алу кирәк,
Белмәгән бит шикле санала…
Җимеш бирә, җимеш агачлары,
Исле гөлдән исләр тарала…
Яз турында язмый була мени,
Күңелләрдә туган фикерне.
Яңа өмет туар киләчәккә,
Язлар җиткәч туа бит инде.
Кабат җиhан көтә матурлану,
Җылы җилләр, җылы кояшы.
Кеше күңелләре актарыла,
Язлардан юк мәңге туясы.
Уянгандай озак йокыдан соң,
Хәрәкәткә килә бар тараф.
Хозурлану өчен җитә ала,
Күтәрелеп күккә бер карап
Яшелләнгән чакта бар тәбигать,
Яңаргандай була күңелдә.
Үтеп китте карлы кышларыда,
Язлар белән бергә бүгенгә.
Тагын бер яз менә насыйп булды,
Тагын бер яз безгә өстәлде.
Искә төшереп тагы бер кат,
Кайда туып кайда үскәнне.