Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанру современная зарубежная литература. Год его публикации неизвестен. Международный стандартный книжный номер: 978-529-803183-7.

Аннотация

Һәр шагыйрьнең үз дөньясы, әлеге дөньяны ул үзенчә күрә, үзенчә ача. Шагыйрә Г. Бәйрәмованың бу китабына тормыш-яшәешкә карата үзенең күзаллавыннан чыгып язылган шигырьләре тупланган. Аларда тормыш турында уйланулар, яшәү яме һәм дөнья гаме.

Читать онлайн Байрамова Гульзада - Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи



%d0%9f_%d1%82.tif

Гөлзадәнең серле дөньясы

Гөлзадә Бәйрәмованы мин үтә дә кызыклы шәхес дияр идем. Беренче карашка ул бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаучы, һәр каршылыкны «ә» дигәнче атлап уза алырдай батыр холыклы кеше булып тоела. Сүзгә кесәгә керми, нинди генә очракта да теләсә кемне телсез калдырырлык җаваплар таба. Икенче яктан карасаң, гомер буе язучылар-шагыйрьләр арасында яшәп-эшләп, әдәбият дөньясында кайнаса да, әллә шунда кайнаганга күрәме – иҗатында тыйнак калып, язган әсәрләре белән чәчрәп чыгарга тартынып-кыенсынып яшәүче шагыйрә ул. Монысы янәшәсендәге башка язучыларны зуррак күрүдән, иҗатларын олылаудан киләдер, күрәсең.

Гөлзадә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Әдәбият белән журналистика бер-берсенә тәңгәл үк булмаса да, һәрвакыт янәшә бара. Ә инде күңел дигәнең Гөлзадәнеке кебек шигърият белән мөлдерәмә тулы булса, иҗатның бу ике өлкәсе бөтенләй үк игезәккә әверелә. «Казан утлары» журналында Гөлзадәнең үткен каләме белән язылган эчтәлекле мәкалә-рецензияләр дә чыга тора, кайчагында мавыктыргыч гыйбрәтле хикәяләр дә дөньяга килә. Шул ук вакытта йөрәк түреннән ташыган иң кадерле хисләр шигырь юллары булып тезелә. Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясенең кызыксындыру бүләгенә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булу әлеге иҗади хезмәтләрнең нәтиҗәсе.

Кулыгызда шигырь түгел, йөрәк –
Саксыз кагылмагыз аңарга, –

дип яза ул әнә үзе дә.

Гөлзадә шигырь аша яшәешнең асыл мәгънәсен эзли, үз тормышын кат-кат җиз иләк аша үткәрә, борчыла, уйлана, нәтиҗәләр ясый. Ләкин шул ук вакытта үткәннәренә үкенми дә, хаталарын киләчәк өчен сабак дип кабул итә:

Абындым да… тагын алга киттем.
Ялгышлардан, ахры, көч алдым!

Китап «Ил кадерен белер илсез калган» циклы белән ачыла. Автор аны әтисенә багышлап язса да, анда ил язмышы, туган җир, туган нигез язмышы, үткәннәрне искә алу белән беррәттән, киләчәк турында борчылып уйлану ята.

Яши-яши ясаган нәтиҗәләре Гөлзадәне дин юлына алып килә, хакыйкатьне ул шунда таба һәм кыен чакта ярдәм сорап бер Аллаһыга гына ялвара башлый:

Үзеңне сөйгәннәргә Син
Һәрчак рәхмәт-рәхимле.
Синнән генә ярдәм сорыйм,
Тибәрмә читкә мине!

Шул ук вакытта Гөлзадә дөньядан аерылган хыялый фанат та түгел. Адәм баласының Җир йөзендә бер гөнаһсыз-ялгышсыз яши алмавын да яхшы аңлый, шигырьләрендә үз-үзен генә түгел, гомумән, барлык кешеләрне акларга-кичерергә омтыла:


Рекомендации для вас