Утренняя роса. Стихи на татарском языке

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанру стихи и поэзия. Год его публикации неизвестен. Международный стандартный книжный номер: 9785006783706.

Аннотация

Автор укучылар ихтибарына татар телендә язылган шигырьләр тәкъдим итә. Шигырьләр мәхәббәт, дуслык, гаилә, туган ил, табигать, авыл, балачак, яшьлек темаларына багышланган.

Читать онлайн Гузель Идрисова - Утренняя роса. Стихи на татарском языке


© Гузель Идрисова, 2025


ISBN 978-5-0067-8370-6

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Кереш сүз

Хөрмәтле укучы!

Шигриять дөньясы кызыклы. Кайчак, хәтта кечкенә шигырь дә әһәмиятле, файдалы була. Шигырьләр уйландыра, дөрес фикерләр тудыра, дөньяны төрле яктан ачырга ярдәм итә.

Кызыксынып, шушы китапны ачып карагансың икән, димәк, син дә шигырь яратасың.

Минем иҗадыма ихтибар итүең өчен зур рәхмәт! Сау – сәламәт бул, тормышың бәхетле, шатлыклы, мәхәббәтле булсын!

Иртәнге чык

Чык бөртеге бәллүрдәй,

Таң нурында җемелди.

Сусап уянган кошлар

Аны үләннән эзли.


Тәмле суны эчкәч,

Сандугач түзми, сайрый.

Тавышы матур, моңлы,

Бар да яратып, тыңлый.


Бер йотым суга

Интеккән күбәләкләр

Һәр тамчыга куанып,

Рәхәтләнеп, эчәләр.


Иртүк торып кырмыска

Күп эш эшләгән.

Чәчәккә җыелган суда

Коенырга өлгергән.


Иртәнге юеш үләннән

Йөгерә матур кызчык.

Сау – сәламәт булыр,

Шифалы бит чык.


Кечкенә чык бөртеге

Файда китерә һәр таң.

Яшәүнең дә мәгънәсе бар,

Кемгәдер кирәк булсаң.

Мәрхәмәтле йөрәк

Тулган ай карамаса,

Караңгы төн яктырмый.

Үзең шул көнгә калмасаң,

Кеше хәлен аңлап булмый.


Мәрхәмәтле йөрәк кенә

Һәрчак ярдәмгә ашыгыр.

Моңсу күзләреңне күрсә,

Синең өчен борчылыр.


Тормыш сынауы алдында

Кинәт, каушап калганда.

Миңа таян, дип әйтер

Кешең булсын яныңда.


Барсы үзеңә әйләнеп кайта,

Җир бит йомры шар.

Изгелекләр кылып, матур

Яшәргә тырышыйк, дуслар.

Бөек Җиңү язы

Бөек Җиңү язы,

Менә син нинди икән.

Җәфа күреп дүрт ел буе,

Арып, тәмам интегеп,

Көттек сине күптән.


Ут йоткан, кайгылы,

Кара көннәр бетмәслек.

Авыр хәсрәтләр кичереп,

Көне, төне эшләдек.


Ә шулай да, ялгыз шәмдәй,

Ышаныч сүнмәде йөрәктә.

Бөгелеп төшмәдек, бирешмәдек,

Кешене бит өмет яшәтә.


Бөек Җиңү язы,

Менә син нинди икән.

Күңел төшмәде күрергә,

Язлар матур булган икән.


Табигать тә бәйрәм итә,

Дөнья чәчәккә тулган.

Иңнәрдән авыр йөк төште,

Ирләребез кайтты сугыштан.


Бу төш микән әллә,

Юк, юк, чынбарлык.

Җиңү алып кайтканнар,

Шуңа куана халык.


Үзебез шат көләбез,

Ә күздән ага яшьләр.

Бәхет мәңгелеккә килсен,

Тыныч яшәсен илләр!

Эх, булмаса иде сугыш

Хәл алырга туктадык,

Урман тынып калган.

Нинди ямьле җәй көне,

Сугыш бөтенләй юк сыман.


Һава саф, җылы,

Бөтерелә күбәләкләр.

Хуш исләрен тарата

Аллы – гөлле чәчәкләр.


Аклан тулы ак каен,

Кая карама матурлык.

Кызыл тәлгәшләр иелгән,

Җиләк – ятып җыярлык.


Вакыт санаулы гына,

Солдатлар ял итә.

Ашыгып, хат язабыз,


Рекомендации для вас