Ихтимал…

О книге

Автор книги - . Произведение относится к жанру социальная фантастика. Оно опубликовано в 2023 году. Книге не присвоен международный стандартный книжный номер.

Аннотация

"Ихтимал…" Бу повестьта җинаять тә, хыянәт тә юк. Биредә яхшы гамәлләр, матур хыяллар бар. Буыннар бәйләнеше бар. Биредә чынбарлык фантастика белән кушылып китә. ХХII гасырда яшәүче төп герой егерменче һәм егерме беренче гасырларга сәяхәт итә. Әйдәгез, без дә аның белән еллар һәм юллар үтик, гасырлар кичик."Туең котлы булсын, сөйгәнем!" хикәясе мәхәббәт турында. Хисләр, кичерешләр, язмышлар. Һәркемнең үзенеке."Күренмәс-кала кыйссасы"… Хикәя бу. Анда бөтен сүзләр дә К хәрефеннән башлана.

Читать онлайн Гөлфәния Нәҗмиева - Ихтимал…



ЭЧТӘЛЕК

Ихтимал (повесть)

Туең котлы булсын, сөйгәнем.(хикәя)

Күренмәс-кала кыйссасы (хикәя)

Ихтимал


Бәлки, шулай булыр,бәлки, башкачарак.

Күпкә алданрак булуы да ихтимал яки бераз соңрак.

Бөтенләй булмаска да мөмкин.

***

00111122…12011021… Бу цифрлардан тәмам туйды Төхфәт, гаҗиз булды. Йокымсырап кына китә, күз алдында шулар сикерешә. Сикерәләр, бииләр дә, билгеле бер тәртип белән тезелеп, саннар ясап куялар. Араларына нокталар да килеп кысыла. 21012101… 21.01.2101. Нәрсә бу, ни аңлата?..

Киләсе җомга көн датасы бит бу! Хәзер инде төнге икеләр тирәседер, чәршәмбе башланды дигән сүз, ике тәүлектән кимрәк вакыт калып бара. Нигә гел шул саннар биешә күз алдында, нигә Төхфәткә төн йокысы бирмиләр? Нәрсәдер буламы ул көнне, декабрьдә күргән теге төшләр белән бәйлеме? Шулаймы? Булыр да, үз гомерендә моңа кадәр бары тик бер тапкыр төш күргән Төхфәт бу юлы атна буе төш күрде бит. Җиде көн, дөресрәге, җиде төн рәттән. Әле җитмәсә, бу төшләр бер-берсе белән бәйләнешле кебек.

Йоклый алмыйча аптыраган Төхфәт торып утырды. Үрелеп кенә өстәл лампасын кабызмакчы иде, ул кабынмады. Төхфәт көлемсерәп куйды: төшләрдә бу турыда хәбәр булмаган иде кебек. Ярый, очраклы хәлдер. Ул тәрәзә төбендәге лампаны алып, өстәлгә куйды да кабызып җибәрде. Монысы яна инде, монысы җәй буе кояштан энергия җыеп утырган, шуннан бирле кабызылмаган лампа. Төхфәт кулына каләм алды, бер битенә дә бернәрсә дә язылмаган калын дәфтәрен ачты. Бу дәфтәргә егерме ел бар инде, мөгаен, күбрәктер дә. Каләм тотмаганга да шулай. Ә ни ихтыяҗ аны тотарга! Телекомп һәрчак кулда, кирәк булса – кесәдә, кирәксә – өстәлдә. Шунда язасың да, сызасың да, шуннан гына укыйсың да. Төхфәтнең әби-бабаларының телефон, телевизор, компьютер дигән нәрсәләре аерым-аерым да булган әле. Төхфәтнең әнисе дә мәктәп елларында кулланган. Ә менә алтмышынчы елларда телекомп дигән җайланма чыгара башлагач, әкренләп шуңа күчеп беткәннәр. Җайлы нәрсә ул. Үзе компьютер кебек зур, үзе телефон кебек кечкенә. Зурайтып җәеп стенага элеп куясың да, диванга сузылып ятып, кино карыйсың – телевизор. Түшәмгә беркетсәң дә була. Дүрткә бөкләп, форматын үзгәртәсең дә өстәлгә куясың – компьютер, теләгән эшеңне эшлә. Берәр кая җыена башласаң, кеп-кечкенә футлярга сыярлык итеп калдырасың да, кесәңә яисә сумкаңа салып, үзең белән аласың – телефон. Үзеңнән калдыру һич ярамый: бөтен дөнья шунда. Кемнәр беләндер сөйләшергә кирәк булса да, яңалыкларны карап алырга, роботларга эш кушарга кирәк булса да, телекомпсыз булмый.


Рекомендации для вас